Чаллыда “Интер-Волга 2008” дә катнашучылар булачак

Эшлекле круизда катнашучылар сәфәре эшенең төп юнәлешләреннән берсе – Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге эшкуарлары белән очрашу.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Чаллыда беренче тапкыр ел саен Тольяттиның Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган “Интер-Волга 2008” Халыкара эшлекле очрашуларда катнашучылар булачак. “Интер-Волга” 2008 рәсми рәвештә 11.50 сәгатьтә “КАМАЗ” мәдәният йортында ачылачак, дип хәбәр итә автокаланың Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте.
Чаллыга киләчәк делегациянең составында Россия, Германия һәм Чехиянең автомобиль төзү предприятиеләре җитәкчеләре бар. “Интер-Волга 2008”нең темасы – “Автомобиль сәнәгате. Автомобиль компонентлары. Технопарк зонасын үстерү”. Эшлекле круизда катнашучылар сәфәре эшенең төп юнәлешләреннән берсе – Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге эшкуарлары белән очрашу.
Чара 5 июньдә тәмамланачак.