^“Татспиртпром” майда тышкы базарда продукция сатуны арттырды

^“Татспиртпром” майда тышкы базарда продукция сатуны арттырды
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). “Татспиртпром” ААҖ агымдагы елның маенда, 2004 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, продукция җибәрү күләмен 20 процентка арттыруга ирешкән. Сатулар күләме үсешенә, нигездә, тышкы базарда сатуны арттыру хисабына ирешелгән, дип хәбәр итә “Татспиртпром” матбугат хезмәте.