“КАМАЗ” Никарагуада чүп-чар эшкәртүче производство булдырырга ярдәм итәчәк

Чаллыда Никарагуа башкаласы мэры булды
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Чаллыда дәрәҗәле кунакларны кабул иттеләр: Автошәһәргә Манагуа шәһәре мэры Алексис Аргуэльо һәм халыкара хезмәттәшлек буенча департамент җитәкчесе Лойда Гарсиа дусларча визит белән килде.
1858 елдан башлап Никарагуаның башкаласы – Манагуа шәһәре. Ул республиканың иң зур шәһәре. Анда 800 меңнән артык халык яши. Шәһәрдә текстиль, азык-төлек, химия, күн аяк киемнәре сәнәгате үсеш алган.
Дәрәҗәле кунаклар Чаллы шәһәре белән танышуны Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны искә алудан башлады. Алексис Аргуэльо һәм шәһәр мэры Илдар Халиков Мәңгелек утка венок куйдылар. Аннары кунаклар Шәһәр тарихы музеена киттеләр.
Дәрәҗәле кунакларның визит белән килү максаты – мәдәни һәм эшлекле хезмәттәшлек. Визит кысаларында Манагуада чүп-чар эшкәртүче производство булдыру буенча “КАМАЗ” ААҖ белән сөйләшүләр алып барылачак, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.