news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Когогин: 6 апрельдән «КАМАЗ»да производство эшли башлый

Автогигантны эшләтеп җибәрү турындагы карар ил һәм республика җитәкчелеге белән озак вакытлы консультацияләрдән соң кабул ителгән

Сергей Когогин: 6 апрельдән «КАМАЗ»да производство эшли башлый
tatarstan.ru

(Чаллы, 3 апрель, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин производство эшли башлавы турында рәсми рәвештә хәбәр итте.

Аның мөрәҗәгатендә «КАМАЗ» — Россиядә йөк автотехникасын җитештерүче иң эре компания. Анда илнең барлык йөк машиналары паркының яртысыннан артыгы җитештерелә, диелә.

«КАМАЗ» автомобильләре илнең транспорт куркынычсызлыгын һәм социаль әһәмиятле хезмәтләрнең, шул исәптән хокук саклау органнарының, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең, ашыгыч ярдәм һәм коммерцияле ташуларның өзлексез эшләвен тәэмин итә. Коронавирус таралу һәм үз-үзеңне изоляцияләү буенча күрелгән чаралар шартларында «КАМАЗ» техникасы азык-төлек продуктларын һәм көндәлек кирәкле товарларны, шулай ук медицина җиһазларын ташуны һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары эшен тәэмин итү өчен ил үсешенең бик мөһим факторына әверелә.

Моннан тыш, «КАМАЗ» Чаллының шәһәр төзүче предприятиесе булып тора, аның эшләмәве шәһәрдәге социаль-икътисади хәленә һәм бюджетларны тулыландыруга тискәре йогынты ясый. Болар барысы да «КАМАЗ» эшен яңартуны таләп итә.

«КАМАЗ» пандемиягә каршы профилактиканың өстәмә чараларын кабул итәргә әзер. Аерым алганда, мөмкин булганда, хезмәткәрләр дистанцион эшләячәк. Шулай ук заводка килү һәм китү вакытында хезмәткәрләр күп җыелмасын өчен сменаларның графигы сыгылмалы итеп төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100