Азнакайдагы җирле керемнәр 62 миллион сумга күбрәк булган

Берләштерелгән бюджетка 1 млрд 326 млн сум акча җыелган

 (Казан, 3 март, “Татар-информ”). Узган ел Азнакай муниципаль районы тарафыннан барлык төр бюджетларга 1 млрд 286 млн. сум салым һәм башка түләүләр тупланган. Берләштерелгән бюджетка 1 млрд. 326 млн. сум акча җыелган.

Җирле керемнәр, 2012 ел белән чагыштырганда, 62 миллион сумга күбрәк булган. Җирле бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү механизмнарының берсе – муниципаль заказ. Хисап елында 400 млн. сумга якын акчага муниципаль килешү төзелгән. Сатулар уздырудан 22 млн. сумнан артык акча янга калдырылган. Ул акчалар тармакларда калган һәм матди-техник базаларны яхшыртуга, кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.