Федераль җир асты байлыкларын куллану агентлыгы җитәкчесе "Татнефть" ААҖндә булды

Федераль җир асты байлыкларын куллану агентлыгы җитәкчесе "Татнефть" ААҖндә булды

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Кичә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы җир асты байлыкларын, нефть һәм газны куллану буенча дәүләт киңәшчесе Ренат Мөслимов белән Федераль җир асты байлыкларын куллану агентлыгы җитәкчесе Анатолий Ледовских Әлмәттә "Татнефть" ААҖнең объектларында булды.

"Татнефть" белгечләре кунакларга 5800 метр гана үтелгән 20009нчы тирән скважинаны тәкъдим итте. Кунаклар, шулай ук "Альметьевнефть" 6нчы нефть, газ чыгару идарәсенең нефть промыселендә булды. Идарәнең баш инженеры федераль агентлык җитәкчесен АРМИТС корпоратив мәгълүмат системасының эш нәтиҗәләре белән таныштырды. А.Ледовских бу көнне үк компания җитәкчелеге белән очрашты, анда Р.Миңнеханов, Р.Мөслимов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Борис Петров һәм башка рәсми затлар да катнашты.

"Татнефть" ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов Казанда җир асты байлыкларын куллануны идарә итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелү турында игълан итте, аңа А.Ледовских һәм Р.Миңнеханов кул куйган.

Очрашу тәмамлангач, А.Ледовских компания җитәкчелегенә чакыру өчен рәхмәтен белдерде һәм хәзерге вакытта халык, киләсе көн, технологияләрне камилләштерү турында кайгыртучы предприятие һәм компанияләрне еш очратып булмавын әйтте, - дип хәбәр итә "Татнефть" ААҖ.