Түбән Камада Кытай Илчелеге киңәшчес булып китте

Түбән Камада Кытай Илчелеге киңәшчес булып китте

(Чаллы, 3 февраль, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Кичә Татарстанга танышу визиты барышында «Түбән Кама Нефтехим» (ТКН) ААҖдә Россиядә Кытай Халык Республикасы Илчелегенең икътисад буенча киңәшчесе Фань Чуньюн булып китте.

Югары дәрәҗәдә килешү нәтиҗәсендә 2020 елга кадәр КХР Россия икътисадына 12 миллиард доллар юнәлтәчәк. Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә башлангыч мәйданчык булырга туры киләчәк. Түбән Кама Нефтехим хезмәттәшлек өчен бер партнер буларак карала. Химкомбинатның генераль директоры Владимир Бусыгин һәм Фань Чуньюн әфәнде сөйләшүләр барышында «ТКН» ААҖ базасында төзелгән сәнәгать округы кысаларында кече һәм урта бизнеска кытай инвестицияләрен җәлеп итү мөмкинлеген карады. Владимир Бусыгин билгеләп үткәнчә, Кытайның тиз үсеш алган базары әлеге илгә химкомбинат продукциясен экспортлау ягыннан зур кызыксыну уята. Яклар Татарстан нефтехимикларның сәнәгать округлары эше белән танышу максатыннан Кытайга баруы турында килеште.

Сөйләшүләрдә «Мода Алабуга» ҖЧҖнең генераль директоры У Тао катнашты. Бу Татарстанда кытай эшкуары капиталы ярдәмендә эшләүче бердәнбер предприятие. Алабугадагы тегү предприятиесенә бер миллион доллар салынган.