news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы башлыгы белән Талия Миңнуллина эшмәкәрләрне арттыру турында сөйләште

Очрашу Казанда узды.

(Әгерҗе, 2 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев белән очрашты. Алар муниципаль берәмлек территориясендә сәнәгать паркларының тулылануы һәм эш барышы турында фикер алышты.

Район башлыгы территориядә сәнәгать паркларының эшен яхшырту, эшмәкәрләр һәм производстволар санын арттыру фаразлары турында сөйләде. Үз чиратында, бу районнарда сәнәгать паркларын җитәкли торган Инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең үз ихтыяҗларын яклаучы гарызнамәләр исемлеген формалаштырырга тәкъдим итә. Алга таба район үзе нинди секторларны үстерергә теләвен хәл итә алачак. 

Очрашу Казанда узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100