news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар Россиянең торак бәясе иң тиз арта торган шәһәрләрен атады

Рейтинг 2021 елның ноябре нәтиҗәләре буенча Россиянең 20 зур шәһәрендәге торак базарын анализлау нәтиҗәсендә төзелгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Краснодар һәм Екатеринбург икенчел базарда квадрат метрның уртача бәясе үсеше буенча әйдәп баручы шәһәрләр исемлегендә беренче баскычта урнашты.

Бу хакта «Российская газета» SRG консалтинг төркеме мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Рейтинг 2021 елның ноябре нәтиҗәләре буенча Россиянең 20 зур шәһәрендәге торак базарын анализлау нәтиҗәсендә төзелгән.

Билгеләп үтелгәнчә, Краснодарда бер ай эчендә бер квадрат метр бәясе 14,2 процентка (бер елда +68,3) арткан һәм 94,3 мең сум тәшкил иткән. Икенче урында – Екатеринбург. Анда бер ай эчендә бер квадрат метр бәясе 4,4 процентка (бер елда +24,4) процентка артып, 92,3 мең сумга җиткән. Мәскәү әлеге рейтингта өченче баскычта урнашкан.

Ноябрь аенда башкалада икенчел базардагы торакның квадрат метры 4,2 (бер елда +19,7) процентка кыйммәтләнгән һәм 287,3 мең сум тәшкил иткән. Торак бәясе Пермь һәм Чиләбедә башка шәһәрләргә караганда акрынрак арта – 1,6 (65,3 мең сумга кадәр) һәм 1,6 (43,2 мең сум) процентка. Бу хакта РИА Новости агентлыгы SRG мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Шул ук вакытта, быелның ноябрендә Россиянең 20 шәһәрендә икенчел торак базарында тәкъдимнәрнең уртача бәясе узган айга карата 0,11 процентка арзанайган һәм бер квадрат метр өчен 88,1 мең сум тәшкил иткән. Ә ел башыннан икенчел базарда торак бәясе 22,5 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100