Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 4 млрд сум акча сарыф ителәчәк

Киләсе елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 91 юл объектын ремонтлау планлаштырылган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Киләсе елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 174,8 км юлны ремонтлауга 4 миллиард сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Киләсе елда илкүләм проект буенча 91 юл объектын ремонтлау планлаштырылган. Аерым алганда, 96,7 км юл төбәк дәрәҗәсендә, 43,3 км Казан, 29,2 км Чаллы һәм 6,5 км юл Түбән Кама агломерациясендә.

«Татарстан 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда иң яшы нәтиҗә күрсәткән Россиянең 12 төбәге исәбенә кергән. 18-20 ноябрьдә Мәскәүдә узган Транспорт атнасында безгә диплом тапшырдылар. Бу республика командасының һәм юлчыларның уртак хезмәте», — диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

2021 елда илкүләм проектны финанслауның гомуми күләме 4 миллиард 130,7 миллион сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 3 млрд сум республика бюджетыннан биреләчәк.