Казан Кремлен җыештыруга 34 миллион сумнан артык акча тотарга планлаштыралар

Музей-тыюлыкның биналарының һәм территорияләренең гомуми мәйданы — 94 мең квадрат метрдан артык.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 2021 елда Казан Кремле биналарын һәм территориясен җыештыруга 34 миллион сумнан артык акча тотарга планлаштыралар. Бу турыдагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

«2021 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы» ДБУ административ һәм музей биналарының эчен санитар-гигиена таләпләренә туры китерерлек хезмәт күрсәтү. Башлангыч (масималь) бәя 34 436 407 сум тәшкил итәчәк», — диелгән документта.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты территориясендә көн саен комплекслы җыештыру эшләре һәм эш көне дәвамында җыештырып тору каралган. Биналарның гомуми мәйданы 22 мең кв.метр, ә җыештырыла торган территориянеке 72 мең кв.метрдан артык тәшкил итә.

«Җыештыру өчен якынча шул ук күләмдә акча сарыф ителәчәк. Пандемия белән бәйле өстәмә чыгымнар булмаячак. Барысы да конкурстагы бәя кысаларында булачак», — диделәр Кремльдә.

Бу хезмәт Татарстан бюджетыннан финансланачак.