ТР Президенты: “Без үсеш ничек дәвам итәчәген аңларга тиеш”

Рөстәм Миңнеханов ТР социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

  (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш буенча төп тенденцияләре турындагы” киңәшмәдә катнашучылар Татарстан икътисадының агымдагы хәле һәм аның үсеше өчен адымнар һәм чаралар буенча фикерләште.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәт әгъзалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда дөньяви һәм аның белән бергә республика икътисады үсеше темплары акрынаюын билгеләп узды. “Билгеле акрынаю бар, без агымдагы вәзгыятьтән чыгып нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга тиеш”, - дип белдерде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, ваклап сату өлкәсендә җитди кимү күзәтелә, агросәнәгать комплексында вәзгыять тә яхшы түгел, гомумән, тулай төбәк продукты үсеше акрынайды. “Без үсеш ничек дәвам итәчәген аңларга тиеш”, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның агымдагы икътисади хәле турында доклад белән чыгыш ясады. 2013 елның 10 аенда тулай төбәк продукты 2,3 процент тәшкил иткән, узган ел шул чорда - 5,7 процент. Ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты үсеше 2 процент тәшкил итә дип фаразлана.
Министр сүзләренә караганда, Россия төбәкләре арасында республика позициясе начарлана, бигрәк тә сәнәгать өлкәсендә вәзгыять киеренке. Татарстан сәнәгать производствосы буенча узган ел 27 урында торса, быел – 42 урында. 2013 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать производствосы индексы 101,5 процент дип фаразлана. 2013 елның 9 ае нәтиҗәләрен узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 157,6 миллиардтан 135,8 млрд сумга кадәр төшкән, чыгым 7,5 миллиардтан 8,8 миллиард сумга кадәр арткан.
Татарстан предприятиеләре элеккечә хезмәт җитештерүчәнлеге буенча дөньяви лидерлардан шактый артта кала.
Авыл хуҗалыгында продукция җитештерү күләме 10 айда 4 проценттан артыкка кимегән, ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 5 процент булыр дип фаразлана.
2013 елның 10 аенда республикада тауар әйләнеше үсеше узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18,5 проценттан 3,4 процентка калган. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бер үк вакытта кулланучылар кредиты үсә, ә бу кулланучылар базары өчен тоткарлык булырга мөмкин.
Ел нәтиҗәләре буенча төзелеш индексы 100,1 процент булыр дип фаразлана. 2013 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча рентабельлек 3,6 проценттан 2,8 процентка төшкән, бу тармаклар арасында иң түбән күрсәткечләрнең берсе, дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
2013 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме үсеше 7 процент дип фаразлана, әмма инвестицияләрдә заем акчалары һәм бюджет чыганаклары өлеше арту фактына игътибарны юнәлтте министр. Шуңа күрә инвесторларны активрак җәлеп итү зарур.
ТР да хезмәт хакы үсеше темплары да кимеде. 9 айда хезмәт хакы 24,9 мең сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 13,4 процентка күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 26 220 сум булыр дип фаразлана.
Министрлар аерым тармаклар үсеше турындагы докладлар белән чыгыш ясадылар. Шулай итеп, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгының башка төбәкләр белән чагыштырганда рентабельлеге түбән булу күрше хуҗалыкларның банкрот булуы белән бәйле, дип билгеләп үтте. М.Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстан агросәнәгать комплексында нәтиҗәлелекне күтәрү чаралары үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов вице-премьер - Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка IT-тармагы перспективалы мәйданчыкларын үстерүгә, бигрәк тә Чаллы IT-паркына, Иннополиска зур игътибар бирүне йөкләде. ТР Президенты фикеренә караганда, нәкъ менә IT-тармак үсештә омтылыш ясарга сәләтле. “Тулай төбәк продуктында IT-тармакта үсеше 5 проценттан да ким булырга тиеш түгел, һәр процент өчен көрәшү зарур”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренә караганда, “Алабуга” МИЗ, Иннополис, шулай ук Кама сәнәгать кластеры кебек үсеш алучы мәйданчыклар эш белән тәэмин итәчәк.
“Безнең нәтиҗәле юнәлешләр бар, аларны үстерү зарур”, - дип белдерде Татарстан Президенты киңәшмә ахырында.
Ул шулай ук республика икътисадын үстерү өчен белгечләр әзерләү һәм аларны җәлеп итүгә игътибар бирергә чакырды. Татарстан Президенты икътисади вәзгыять буенча фикер алышу өчен даими рәвештә ТР Икътисад советы утырышын үткәрүне йөкләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.