РФ Президенты 2014 нче елга һәм 2015-2016 нчы еллар планлы чорына федераль бюджет турындагы законны имзалады

Төп характеристикалар 73 трлн. 315 млрд. сум күләмендә фаразланган эчке тулай продукты һәм 5 проценттан артмаган инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин “2014 нче елга һәм 2015-2016 нчы еллар планлы чорына федераль бюджет турындагы” Федераль законны имзалады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль закон 2013 нче елның 22 нче ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм 2013 нче елның 27 нче ноябрендә Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Федераль закон белән 2014 нче елга федераль бюджетның төп характеристикалары раслана. Алар 73 трлн. 315 млрд. сум күләмендә фаразланган эчке тулай продукты һәм 5 проценттан артмаган инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән.
Шулай ук закон нигезендә 2014 нче елга һәм 2015-2016 нчы еллар планлы чорына керемнәрне РФ бюджет системасының бюджетлары арасында билгеләү нормативлары, ведомство эчендәге федераль бюджет чыгымнары структурасы һ.б. раслана.