Фәрит Мөхәммәтшин: Россия төбәкләренең халыкара эшчәнлеге әһәмиятле төс алды

Парламент башлыгы фикеренчә, икътисади кризис шартларында ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспективасы бар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан, тышкы икътисади, мәдәни, фәнни һәм белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлекне эзлекле төстә үстереп, Россиянең тышкы дөнья белән элемтәләрен киңәйтү һәм тирәнәйтүгә үзеннән зур өлеш кертә. Бүген «РФ төбәкләре арасында тышкы элемтәләр. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылышында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

«Россия төбәкләренең халыкара тышкы икътисади эшчәнлеккә хокукы РФ Конституциясенең 72нче маддәсендә беркетелгән. Безнең күзлектән караганда, әлеге хокук – Россия федерализмының иң мөһим казанышларыннан берсе», - дип ассызыклады Татарстан Парламенты башлыгы.

Аның фикеренчә, Россия субъектлары, федераль үзәк кебек үк, көчле дәүләт төзүгә карата кызыксыну белдерә. Аның нигезе – халыкара икътисадка уңышлы көндәшлек итәргә сәләтле икътисади яктан нык үсеш алган территорияләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, 90нчы еллар башында нәкъ менә Татарстан субъектлар арасында беренчеләрдән булып халыкара элемтәләрне төбәк дәрәҗәсендә үстерү кирәклеге турында белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстан чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек «ике яклы нигездә дә, күпьяклы икътисади һәм сәяси мәйданчыклар аша да, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлеге форматында да» үсеш кичерә. Парламент башлыгы фикеренчә, санкцияләр, икътисади кризис шартларында ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерүнең Россия өчен дә, Татарстан өчен дә перспективасы бар.