Н.Таркаева: “Иң мөһиме: инвесторлар тәкъдим иткән проектлар Татарстан икътисады структурасы белән ярашырга тиеш”

ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары бу хакта “РИА новости” һәм “Татар-информ” студияләре ярдәмендә Мәскәү белән Казан арасында оештырылган видеокүпердә сөйләде

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Татарстан өчен үзебезнең ил инвесторлары да, чит илнекеләр дә бердәй әһәмиятле. Инвесторлар теге яки бу илнеке булуына карап аерымланмый. Безгә һәр төрле инвестор кирәк”. ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары Наталья Таркаева әнә шундый фикердә. Ул бу хакта бүген “РИА новости” һәм “Татар-информ” студияләре ярдәмендә Мәскәү белән Казан арасында оештырылган видеокүпердә сөйләде. Эшмәкәрлек үсеше һәм инвестицияләр килү өчен Россия төбәкләрендә уңайлы мохит булдыру анда күтәрелгән төп тема булды. Видеокүпердә шулай ук Калуга өлкәсенең Төбәк үсеше агентлыгы генераль директоры Дмитрий Абрамов белән Белгород өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Мацепуро катнашты.
Наталья Таркаева ассызыклап узганча, республикага килүче инвестицияләрнең кайсы илдән булуы беренчел роль уйнамый. Иң мөһиме: инвесторлар тәкъдим иткән проектларның Татарстан икътисады структурасы белән ярашуы. Шул ук вакытта ул эшчәнлек кырына карап, инвестицияләр салу өлкәсе аерылырга мөмкин булуын да искәртте. Мәсәлән, “Алабуга” махсус икътисади зонасында, нигездә, “Соллерс”, “Фиат”, “Даймлер” кебек чит ил инвесторлары тупланган. Ә инде кече бизнес өлкәсенә килгәндә, аның үзенчәлеген исәпкә алып, биредә Россия акчаларына күбрәк өстенлек бирелә.
Калуга өлкәсенең Төбәк үсеше агентлыгы генераль директоры Дмитрий Абрамов та бу фикерне куәтләде. Аның сүзләренә караганда, Калуга өлкәсенең төп стратегиясе төбәккә килүче барлык инвесторлар белән мөнәсәбәтләрне ачык һәм гадел итүдән гыйбарәт. “Моңа ирешү өчен без төбәккә килүче инвесторларны җир, анда кирәкле булган инженерлык инфраструктурасы, шулай ук логистик инфраструктура белән тәэмин итә алырга тиеш”, -дип ассызыклады ул.