Быел Татарстанда кече бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлеше 25 процент тирәсе булачак

2010 елга бу күрсәткечне 30 процентка җиткерү бурычы үтәлмәсә дә, якын киләчәктә моңа ирешүгә шик юк, ди Н.Таркаева

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Соңгы елларда республикада кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продукциясендәге өлеше 27 процентка якынлашты. Шуны күздә тотып, 2010 елга кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 30 процентка җиткерү белән бәйле амбицияле бурыч куелган иде. Тик узган елгы икътисади кризис моңа ирешергә мөмкинлек бирмәде. Быел бу күрсәткеч 25 процент тирәсе булачак дип фаразлана. “Быелга 30 процент дәрәҗәсенә чыкмасак та, якын киләчәктә бу максатка ирешербез дип уйлыйм. Моңа республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча күрелә торган чаралар тулы җирлек бирә”, -дип белдерде "РИА новости" һәм“Татар-информ” студияләреннән оештырылган видеокүпердә катнашкан ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары Наталья Таркаева.
Бөтендөнья банкы уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, узган ел Татарстан Россиядә бизнесны алып бару өчен иң яхшы төбәк дип табылган. “Республикада бизнесны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Алар өчен каралган инфраструктура гаять төрле - үз эшен башлап кына җибәргән затларны күздә тоткан бизнес-инкубаторлардан алып икътисади зоналарга кадәр”, -ди Наталья Таркаева.
Комитет рәисе урынбасары видеокүпердә катнашкан кунаклар - Калуга өлкәсенең Төбәк үсеше агентлыгы генераль директоры Дмитрий Абрамов белән Белгород өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Мацепурога Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү чарасы буларак уйланылган һәм уңышлы эшләп килүче берничә мөһим программа хакында сөйләде. Шуларның берсе – “Лизинг-грант”. Әлеге комитет тарафыннан эшләнгән бу программа җитештерү өлкәсендә үз эшен башлап кына җибәргән кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм чарасы буларак уйланылган. Ул республиканың барлык шәһәр-районын колачлый. Программа эшмәкәрләргә бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазларны финанс арендасына алу (лизинг) килешүе буенча түләүләргә субсидияләр бүлүгә исәпләнгән. Шул рәвешле, проектлары җиңгән эшмәкәрләр Хөкүмәт Грантын җиһаз өчен лизинг түләүләре рәвешендә ала. Программа буенча, ТР һәм РФ бюджетлары акчалары субсидия рәвешендә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты аша лизинг килешүләре буенча түләүләргә бүленә. Субсидияләрнең суммасы, лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә. Аның 30 проценты җиһаз өчен беренчел кертемнәр түләүгә, 15 проценты лизинг түләүләре өчен китә.
“Эш башы” программасы исә үз эшен башлап җибәрергә уйлаган гражданнарга тулы консультация һәм юридик ярдәм күрсәтүгә исәпләнгән. Ярдәм бизнес-проектлар эшләүдән алып гамәлгә ашыруга кадәр барлык этапны эченә ала (документларны әзерләү, дәүләт теркәве узу, банкта исәп-хисап счетын ачу, дәүләт хакимияте органнарыннан кирәкле рөхсәт алу һ.б.). “Узган ел гына эшләп китүенә карамастан, бу программа уңыш казанды. Шул чор эчендә үз эшен башлап җибәргән 600 эшмәкәр шушындый тулы ярдәм алды”, - ди Наталья Таркаева. Аның белдерүенчә, республика җитәкчелеге кече һәм урта бизнеска ярдәм программаларын финанслауга һәрвакыт зур игътибар бирә. Быел, мәсәлән, “Лизинг-грант” программасына гына да 500 млн. сумнан артык финанслар бүленгән.