Казан Кремлендә М12 трассасы буенча халык белән диалогны көчәйтергә тәкъдим иттеләр

Мәскәү – Казан түләүле магистрален төзү эшләрен киләсе елда башларга ниятлиләр.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда М12 трассасы узачак районнарның башлыклары һәм җирле халык арасындагы диалогны көчәйтергә кирәк. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Без трасса узачак барлык районнарны диалогка чакырабыз. Кагыйдә буларак, мондый вазгыятьтә диалог алып бару кыен. Кайдадыр хакимият вәкилләре бездә очрашулар узды дип әйтә, активистларның вәкилләре исә алар җитәрлек түгел, ди. Диалог гомумән юк дип әйтеп булмый. Әлеге кешеләр белән даими, көндәлек элемтәләр җитмидер, мөгаен», - диде спикер.

М12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү эшләрен 2021 елның икенче яртысында башларга ниятлиләр, аның озынлыгы 794 чакрым тәшкил итәчәк. Объектны 2024 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Элегрәк билгеле булганча, түләүле трассаны төзү өчен җир участоклары экспертлар бәяләмәсе нигезендә базар бәясе буенча сатып алыначак.