Татарстанда капиталь ремонт өчен түләнгән акчаны индексацияләячәкләр

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы төбәк капиталь ремонт программасының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен юл картасы әзерләгән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда капиталь ремонт үткәргән өчен кертелгән взносның минималь күләмен этаплап индексацияләргә ниятлиләр. Республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара. Ул төбәк капиталь ремонт программасының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен юл картасын раслый.

«Бездә программага ел саен 6 миллиард сум акча сарыф ителә. Шуның 2,5 миллиарды – төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан. Калганы — гражданнардан җыелган акча. Бүгенге көндә түләүне минималь күләме бер квадрат метрдан 5,85 сум тәшкил итә», - дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» агентлыгына.

Индексациянең күләме һәм вакыты турында карар әле кабул ителмәгән. Соңгы тапкыр ул моннан өч ел элек 85 тиенгә арттырылды.

Чаралар планы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы таләпләре нигезендә әзерләнгән, диде Фролов. Озак вакытка исәпләнгән капиталь ремонт программалары нигезендә төбәк капиталь ремонт системаларының финанс тотрыклылыгы рейтингы формалаштырыла.

«Бездә бер квадрат метрны капиталь төзекләндерүгә бик күп акча тотыла. Республика әлеге рейтингта Россиянең 85 субъекты арасында 63нче урында иде. Мондый документлар бөтен төбәкләрдә дә әзерләнә», - диде министр урынбасары.