Татарстан үзмәшгульләре үз товарларын Wildberriesта сата алачак

32 меңнән артык татарстанлы яңа салым режимына күчкән инде.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Wildberries Онлайн-ритейлеры үзмәшгуль гражданнарга продукцияләрен үз мәйданчыгында сатарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел Мәскәүдә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында сынау проекты кысаларында эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр үз продукцияләрен Wildberriesта сата алалар», — диелә хәбәрдә.

Компаниядә яңа инициатива эшмәкәрләргә үз бизнесларын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, ә сатып алучыларга илнең төрле төбәкләреннән эшләнмәләрнең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, дип саныйлар. Татарстанда яңа салым режимына 32 меңнән артык кеше күчкән инде.

«1 октябрьгә Татарстан Республикасында 32 415 үзмәшгуль кеше бар», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Икътисад министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда үзмәшгульләр белән эшләү тәҗрибәсен ШОС һәм БРИКС илләренең V Бизнес-форумында тәкъдим иттеләр.