ТР Президенты һәм “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы “ТАНЕКО”да булды

Кунаклар күптән түгел салынган тимер юлдан узды һәм эш киңәшмәсендә катнашты

(Түбән Кама, 2 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм“Россия тимер юллары” ААҖ президенты Түбән Камада эш визиты белән булды һәм “ТАНЕКО” ААҖ белән танышты.
Кунаклар “Предкомбинатская” тимер юл станциясеннән күптән түгел салынган тимер юл буйлап комплекс территориясенә юнәлде. Уңайлы дрезинада зур булмаган экскурсиядән соң ТР Президенты һәм “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы төзелеш штабында “ТАНЕКО” ААҖ тимер юлларын сафка бастыруга багышланган эш киңәшмәсе үткәрде.
“Бүген без бирегә заводны эшләтеп җибәрүгә әзерлекнең торышын тикшерергә һәм әлеге тема буенча докладлар тыңларга җыелдык”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов доклад белән чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга Беренче комплекс составына 4 технология җайланмасы, 216 гомумзавод хуҗалыгы объекты һәм 8 ярдәмче торба үткәргеч керүе хакында хәбәр итте.
Комплекс генераль директоры китергән мәгълүматларга караганда, истәлекле дата уңаеннан коммуникациягә бәйле мәсьәләләр дә 100 процентка диярлек хәл ителгән. Төзелешкә су, электр энергиясе бирелгән инде. “Безнең тарафтан продукция төяп җибәрүнең гомуми схемасы тулысынча эшләнде. Тимер юлдан елына барлыгы 6,8 миллион тонна йөк узачак, шуның 1,9 миллион тоннасы – “Круглое поле” станциясе, 4,5 миллион тоннасы яңадан төзелгән тимер юл инфраструктурасы аша үтәчәк”, - дип хәбәр итте “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры.
Искәртеп узабыз, комплекс соңгы технология таләпләренә җавап бирүче тимер юллар белән тәэмин ителгән. Алар буйлап елына беренче этапта 4,5 миллион тонна продукция төяп җибәреләчәк.
Әлегә “ТАНЕКО” ААҖ тимер юл инфраструктурасыннан кем файдаланачагы турындагы мәсьәлә хәл ителмәгән килеш кала. “Россия тимер юллары” ААҖ президенты бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. “Без сезгә транспорт инфраструктурасы булдыруда ярдәм итәчәкбез”, - диде киңәшмә ахырында Владимир Якунин.