Медведев Красноярск икътисади форумын Казанда илкүләм проектларга алмаштырды

Милли проектларның беренче форумы Татарстан башкаласында 2020 елның апрелендә узачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Красноярск икътисади форумына альтернатива буларак, илкүләм проектларның беренче форумы киләсе елның апрелендә Казанда узарга мөмкин. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Россия Министрлар Кабинетында Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Константин Чуйченконың Премьер-министр Дмитрий Медведевка хатыннан соң, 15 ел рәттән узучы Красноярск икътисади форумыннан баш тартырга булганнар. Чуйченко Красноярск икътисади форумын гамәлдән чыгарырга һәм аның урынына илнең төрле төбәкләрендә милли проектлар форумын үткәрергә тәкъдим итте.

«Мондый хат, чыннан да, булды, һәм Дмитрий Медведев тәкъдим белән килеште», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе вәкиле Олег Осипов. Аның сүзләренчә, беренче форум 2020 елның апрелендә Казанда, ә киләсе елда — Түбән Новгородта узачак. Константин Чуйченко яңа форумның оештыру комитетын җитәкләячәк.