Октябрь аенда Казан Россия-Төркия эшлекле форумын кабул итәчәк

20-21 октябрь көннәрендә узачак җыен РФ Автомобиль сәнәгатен үстерү концепциясе кысаларында автокомпонент производствосын үстерү перспективаларына багышлана

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Агымдагы елның 20-21 октябрь көннәрендә Казанда “РФ Автомобиль сәнәгатен үстерү концепциясе кысаларында автокомпонент производствосын үстерү перспективалары” дигән темага Россия-Төркия эшлекле форумы узачак. Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда министр вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев, Улудаг автокомпонент экспортерлары берлеге вәкиле Әврән Беленлиоглу һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулыгының Сәүдә Атташесы Энгин Байшар әлеге җыенга әзерлек хакында фикерләште.
Министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, форум программасында пленар утырыш, адреслы “түгәрәк өстәл” утырышлары, “Алабуга” махсус икътисади зонасында, “Соллерс”, “КАМАЗ”, “Кама “Мастер” индустриаль паркы” ААҖ булу каралган. Автокомпонентлар җитештерү буенча Россия-Төркия эшлекле форумында РФ Сәнәгать һәм сәүдә, Тышкы икътисади элемтәләр министрлыклары вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
Белешмә өчен:
Улудаг экспортерлар берлеге Төркия Хөкүмәте каршында эшләүче коммерцияле булмаган дәүләт оешмасы. Аңа 1986 елда нигез салына. Берлекнең төп офисы автомобиль төзүчеләр үзәге булган Бурса шәһәрендә урнашкан. Төркия территориясендә автомобильләр һәм аларга запас частьләр җитештерүчеләрнең барысы да аның әгъзалары санала. Бүгенге көндә Улудаг экспортерлар берлеге Директорлар советы составына 8 компания вәкиле керә. Чит ил капиталы булган компанияләрдән- алар Bosch, Renault, Fiat һәм Ford вәкилләре.
Улудаг экспортерлар берлеге Россиядә 2009 елдан Төркия Илчелегенең Сәүдә Вәкиллеге каршында эшли башлады.