2010 елның беренче кварталында Татарстан белән Төрекмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 32675,4 мең доллар булган

Аны тулысынча Татарстан экспорты тәшкил иткән

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төрекмәнстанда эш сәфәрендә.
Ике төрки республика арасындагы хезмәттәшлек 2008 елда имзаланган Икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара килешүгә нигезләнгән. ТР Президенты Указы белән 2009 елда Төрекмәнстанда ТР Вәкаләтле вәкиллеге дә ачылды. Аны Камил Галиев җитәкли.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан белән Төрекмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме узган ел 100953,2 мең доллар тәшкил иткән. Агымдагы елның беренче кварталында аның күләме 32675,4 мең доллар булып, аны тулысынча Татарстаннан экспорт тәшкил иткән. Бүгенге көндә Татарстаннан тугандаш Төрекмәнстанга җир өсте транспорты, механика, электр җиһазлары, каучук һәм резина эшләнмәләре, фото һәм кинотоварлар, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, фармацевтика, химия продукциясе, синтетик юу чаралары, металл эшләнмәләр, оптик җиһазлар, органик булмаган химия продуктлары һ.б. озатыла. “КАМАЗ” ААҖ, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе, “Татнефть”, “Татхимфармпрепаратлар”,“Казан вертолет заводы”, “Казан компрессормаш” ААҖ – төп экспортерлар санала.
Татарстанда Төрекмәнстан инвестицияләре булган 3 коммерцияле оешма теркәлгән. Әлеге оешмалар фәнни тикшеренүләр, икмәк һәм кондитер эшләнмәләр җитештерү, төзелеш өлкәләренә карый.