Ростех Аurus стилендә эшләнгән «Ансат» вертолетларын чыгарырга планлаштыра

VIP-пассажирлар йөртәчәк вертолет дизайны белән Мәскәү белгече шөгыльләнәчәк.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казан вертолет заводы җитештергән «Ансат» вертолетларының кайберләре Aurus маркалы премиаль автомобильләр стилендәге салон белән җиһазландырылачак. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.«Сез аның нинди булачагын күрәсез. Без бары Aurus стилендә шундый ук салон ясыйбыз», - диде Чемезов.Ростех вәкиле аңлатып узганча, сүз «Ансат» вертолеты турында бара, ә дизайн белән «НАМИ» Үзәк автомобиль һәм автомотор институты белгече шөгыльләнәчәк.«Ансат» вертолетлары пассажирлар йөртү өчен генә түгел, ә йөк ташу һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау өчен дә кулланыла.«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, һава судносы Франциядә Халыкара авиасалонда һәм «Армия-2019» форумында тәкъдим ителде.