ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү хакында фикерләштеләр

Киңәшмәдә авиация технопаркы һәм инжиниринг үзәген төзү мәсьәләләре дә каралды

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү, авиация технопаркы һәм инжиниринг үзәген төзү хакында фикерләштеләр. Премьер-министр урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Туполев” конструкторлык бюросы, “КАПО-Композит”, “Казан Гипронииавиапром” ЯАҖ һ.б. вәкилләре катнашты, дип хәбәр итәләр министрлыктан.
Аерым алганда, Россиядә һәм Татарстанда гомуми билгеләнештәге авиация базарын җирле һава линияләре аэропортларында авиация үзәкләрен төзү буенча тәҗрибә проекты буларак үстерү мәсьәләләре каралган. Шулай ук “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”нең укыту-җитештерү үзәге мәйданнарында инжиниринг үзәген, шул ук предприятие базасында Казан авиатөзелеш технология паркын төзү мәсьәләләре хакында фикер алышу узган.