М.Шаһиәхмәтов:“Яңа Тура”да зыян күрүчеләргә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программалары кысаларында алган ресурслар хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен эзлибез”

Министр ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенең дә булышлык итәргә әзер булуын белдерә

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Яңа Тура”да зыян күргән эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программалары кысаларында алган ресурслар хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен эзлибез”. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде.

Министр шәхсән үзенең генә дә әлеге эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы җитәкчелеге белән берничә тапкыр очрашуын, мәсьәләнең федераль министрлыкта аңлау табуын җиткерде. “Хәзер аерым мәсьәләрне эшләү процессы бара”, - ди ул.

Икътисад министры “Яңа Тура” технополисында чыккан янгыннан мөлкәтләре зыян күргән эшмәкәрләргә республика Хөкүмәте тарафыннан каралган ярдәм чараларын искәртеп, аны алудагы кыенлыкларны чишүдә эшмәкәрләргә ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенең булышлык итәргә әзер булуын җиткерде.

Билгеле булганча, “Яңа Тура” сәүдәгәрләренең күбесе банкларга ай саен икешәр, өчәр һәм аннан күбрәк кредит түли. Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә банклар алдындагы кредитларын каплау өчен аерым банклардан кредит бирергә, ә аның процент ставкасының берникадәр өлешен субсидияләүне ТР Хөкүмәте үз өстенә алачак дип килешенгән иде. “Әгәр эшмәкәрнең кредит тарихыннан канәгать булмыйча, финанс учреждениесе аңа яңа кредит бирүдән баш тарта икән, алар ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзәк эшмәкәрләргә консультатив ярдәм күрсәтәчәк һәм банклар белән эшчәнлекне оештырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, алган кредитларын түләүдә проблемалары килеп туган эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча каралган программаларда актив катнашырга тәкъдим итәбез”, -ди икътисад министры.