news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга коронавирус чыганакларына дезинфекция үткәрү өчен акча бүлеп бирәчәкләр

Бюджеттан тыш трансфертлар ТР Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүленәчәк.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Казанга Covid-19 коронавирусы чыганакларында дезинфекция үткәрү өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирәчәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, бюджетара трансфертлар төбәк бюджеты тарафыннан 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына билгеләнгән лимитлар чигендә республика Хөкүмәтенең резерв фондыннан тәкъдим ителәчәк.

ТР башкаласы әлеге акчаларны дезинфекторлар хезмәтенә түләүгә, генераторлар һәм сиптергечләр, дезинфекция чаралары, антисептиклар, юу һәм чистарту чаралары, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр сатып алуга, шулай ук ягулык-майлау материалларына түләүгә юнәлдерә алачак.

Бүлеп бирелгән акчаларның төп оештыручысы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100