news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ ТР бюджетына физик затларның кеременә салымны 19 млн сумга артыграк күчергән

Узган ел нәтиҗәләре буенча, КАМАЗның төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар һәм взнослар буенча түләүләренең гомуми күләме 8 миллиард 800 миллион сумнан артып киткән.

КАМАЗ ТР бюджетына физик затларның кеременә салымны 19 млн сумга артыграк күчергән
архив/Владимир Васильев

(Чаллы, 2 июнь, «Татар-информ»). КАМАЗ быелның биш аенда Татарстан бюджетына физик затларның кеременә салымны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 19 миллион сумга артыграк күчергән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль салым хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, гыйнвар-май айларында автогигантның физик затларның кеременә салым буенча түләүләре 741 миллион сумнан артып киткән, моннан бер ел элек компания 722 миллион сум күчергән булган.

Бу КАМАЗ предприятиесендә эшләүчеләрнең керемнәре арту белән бәйле. Алар, үз чиратында, җитештерүнең күләме артуын, шулай ук узган елның ахырында хезмәткәрләрнең тарифларын һәм эш хакларын 5 процентка индексацияләүне чагылдыра, дип ачыклык керттеләр компаниядә.

Шул ук вакытта, автогигантта эшләүчеләрнең саны кимегән: бүгенге көндә биредә хезмәткәрләрнең саны узган елга караганда 1208 кешегә азрак.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, КАМАЗның төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар һәм взнослар буенча түләүләренең гомуми күләме 8 миллиард 800 миллион сумнан артып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100