Җәмәгать туклануы предприятиеләренең үсеш перспективалары хакында сөйләшү узачак

Аерым алганда, катлаулы шартларда эш урыннарын саклап, кече бизнесны үстерү, җәмәгать туклануы объектларын автоматлаштыру, рестораннарда идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү хакында сүз барачак
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында кризис шартларында җәмәгать туклануы предприятиеләренең үсеш перспективалары хакында сөйләшү узачак. 5 июнь көнне биредә кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм күрсәтү, яңа шартларда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган конференция үтәчәк. Аңа Татарстанның әйдәп баручы рестораннары һәм сәүдә компанияләре җитәкчеләре чакырылган.

Министрлыктан хәбәр итүләренчә, анда, аерым алганда, катлаулы шартларда эш урыннарын саклап, кече бизнесны үстерү, җәмәгать туклануы объектларын автоматлаштыру, рестораннарда чыгымнарны кыскарту мөмкинлеге һәм идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү хакында сүз барачак.