“Казан” халыкара аэропорты БДБ да көчле үсештәге аэропорт дип табылды

“2008 елда БДБ илләренең иң яхшы аэропорты” бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм булды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). “2008 елда БДБ илләренең иң яхшы аэропорты” бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм булды. Аннан күренгәнчә, “Казан” халыкара аэропорты “Көчле үсештәге аэропорт” номинациясендә җиңү яулаган. Аэропорт җитәкчелегенә кубок һәм “Аэропорт” ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгегә йомгак ясаганда 25 күрсәткеч исәпкә алынган. Финанс-икътисади һәм җитештерү эшчәнлеге, яңа хезмәтләр һәм технологияләр кертү, пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе һәм очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – аэропортларны бәяләгәндә төп күрсәткечләр әнә шулар булган. Узган ел “Казан” халыкара аэропорты 751 504 пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу, 2007 елга караганда, 22 процентка күбрәк.