Бензин бәясе артуның сәбәпләрен ачыклыйлар

Соңгы ике көндә Татарстанның ягулык белән тәэмин итү станцияләрендә бензин бәясе 1–2 сумга артты
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Соңгы ике көндә Татарстанның ягулык белән тәэмин итү станцияләрендә бензин бәясе 1–2 сумга артты. Хәзерге вакытта бу факт буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тикшерүләр алып бара. Бу хакта бүген Казанда матбугат конференциясендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков белдерде.
Иван Щербаков Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хәзерге вакытта бәяләр арту фактына ачыклык кертәчәген ассызыклады. “Бәлки бу чималга бәя арту белән бәйледер. Иң мөһиме бу факт бар. Хәзер без тиешле тикшерүләр үткәреп, бәяләр артуның сәбәпләрен ачыклаячакбыз.”, - диде ул.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары шулай ук бензинга бәяләр төрле җирдә төрлечә күтәрелүен билгеләп үтте. Казандагы аерма 1,5 сум тәшкил итә. Хәзер Казанда 92 маркалы 1 литр бензинның бәясе 17,50–18 сум тәшкил итә”, - дип белдерде ул.