Иртәгә Казанда 10 нчы тапкыр «Интермебель» халыкара күргәзмәсе ачыла

Быел анда 100 гә якын компания катнашырга теләк белдергән
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә «Казан Ярминкәсе» ндә 10 нчы тапкыр «Интермебель-2008» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачыла. Әлеге традицион халыкара чараны «Казан Ярминкәсе», «Центрлесэкспо» ААҖ ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе булышлыгында уздыра.
«Интермебель» Идел буе төбәгендә иң абруйлы күргәзмәләрнең берсе. Ул мебель җитештерүчеләр, дизайнерлык фирмалары, салоннары, иҗат остаханәләре, рәссамнар, гомумән, мәнфәгатьләре мебель сәнәгате белән тыгыз бәйле белгечләр җыела торган мәйдан булып санала. Анда ел саен мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге заманча казанышлар үрнәкләре (йорт җиһазлары, офис өчен мебельләр, бизәкләү материалллары, мебель тышлау тукымалары һ.б.) тәкъдим ителә.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген ил күләмендә мебель җитештерү сәнәгате интенсив үсеш кичерә. Җиһазларның сыйфаты һәм ассортименты кулланучыларда уңай бәя таба. Быелгы Казан күргәзмәсендә Екатеринбург, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Самара, Казан, Уфа, Чабаксар һ.б. шәһәрләр предприятиеләре җитештергән җиһазлар һәм хезмәтләрне күреп булачак. Араларында Мәскәүнең агач эшкәртү җиһазлары белән тәэмин итүче «Ками-станкоагрегат» җәмгыяте, Казанның мебель фурнитурасын, башка тышлау материалларын тәкъдим итүче «МДМ-комплект» компаниясе, мебель производствосын полимер нигездә эшләнгән комплектлаучы җиһазлар белән тәэмин итүче «РЕХАУ» җәмгыяте (Самара) бар.
Катнашучы предприятиеләр арасында бу юлы да «Җиһаз-2008» мебель конкурсы уздырыла. Җиңүчеләр «Иң яхшы мебель дизайны», «Иң яхшы мебель компоненты», «Инновация 2008», «Иң яхшы интерьер» номинацияләрендә билгеләнәчәк. Дизайнерлар арасында мебель бизәкләүнең иң заманча юнәлешләре буенча иҗади конкурс узачак. 3-6 июнь көннәрендә үтәчәк Казан мебель күргәзмәсе программасына семинарлар, «түгәрәк өстәл» утырышлары, фирмалар һәм яңа проектлар презентацияләре дә кертелгән.
«Интермебель» нең 9 еллык тарихы чорында, анда дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 80 нән артык шәһәреннән фирмалар һәм предпритиеләр катнашырга өлгергән. Шул вакыт эчендә күргәзмәдә 80 меңнән артык кулланучы булып киткән. Оештыручылар, быел 6 меңнән артык кеше килер дип фаразлый.