“Электрон Татарстан” дәүләт идарәсе органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, ачыклыгы һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш“Электрон Татарстан” дәүләт идарәсе органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, ачыклыгы һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш

“Электрон Татарстан” дәүләт идарәсе органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, ачыклыгы һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш“Электрон Татарстан” дәүләт идарәсе органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, ачыклыгы һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Бүген Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы “Дәүләт идарәсе системаларын техник тәэмин итү” дип исемләнгән төбәк семинары уздырды. Министрлыкның машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы Алексей Тайбинский, семинар эшен ачып, республика икътисадының реаль секторындагы бүгенге вәзгыять турында кыскача сөйләде.

2004 елда Татарстан бөтен макроикътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы үсешне тәэмин иткән. 2003 ел белән чагыштырганда, тулаем төбәк продукты гамәлдәге бәяләрдә 19 процентка арткан. Сәнәгый җитештерү күләме үсеш темпы 105,5 процент булганда 348,4 миллиард сум тәшкил иткән. Үсеш сәнәгатьнең бар төп тармакларында да күзәтелгән: химия һәм нефть химиясе, ягулык һәм азык сәнәгате, электр энергетикасы, машина төзелеш комплексы. Хезмәт хакы да сизелерлек арткан.

Агымдагы елның дүрт аенда сәнәгатьтә продукция чыгару күләме 138,5 миллиард сум тәшкил иткән, сәнәгый производство индексы – 103,2 процент.

Дәүләт идарәсе һәм сәнәгый сәясәт өлкәсендә иң мөһим бурычларның берсе булып дәүләт идарәсе системасын оптимальләштерү тора, дип ассызыклады А.Тайбинский. мәгълүмат технологияләрен куллану һәм модернизацияләү идарә системасын камилләштерергә, дәүләт акчаларын һәм милкен куллануны контрольдә тотарга, продукциянең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтен арттырырга, продукция сатуның яңа базарларын үзләштерергә һәм продукцияне экспортка җибәрүгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Семинар ТРда дәүләт хакимияте органнарының бердәм мәгълүмати-телекоммуникация системаларын оештыру бурычларын үтәү кысаларында үткәрелә. Халык хуҗалыгына мәгълүмат технологияләрен кертү катлаулы бурыч булып тора, анда икътисади, хокукый, этик, җитештерү, технологик һәм башка мәсьәләләр үрелеп бара. Мәгълүмат хезмәтләре базарын тикшергәч, бердәм мәгълүматлаштыру концепциясе, заказчыларда тәҗрибә һәм акчалар булмау аны системасыз һәм хаотик тутыруга китерә дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

ТР “Электрон Татарстан” мәгълүматлаштыру үсеше комплекслы программасы республика социаль-икътисади үсешенең инфраструктура нәтиҗәлелеген арттыру буенча мөһим бурычларны үтәүгә һәм дәүләт идарәсенең мәгълүмат системасын үстерүгә юнәлтелгән. Программаның уңышы барлык дәрәҗәдәге идарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, ачыклыгы һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, шулай ук мәгълүмат технологияләрен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итәчәк.

Семинарны оештыруда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, “Радиоэлектроника” федераль фәнни-производство үзәге, Идел буе федераль округы буенча Россиянең Федераль техник һәм экспорт контроле хезмәте, ТР МК мәгълүмат-аналитика бүлеге, ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы катнашты.