Министрлар Кабинеты граждан суднолары алу өчен субсидия бирү тәртибен раслады

Субсидия соңгы биш елда Дәүләт судно реестрында теркәлүдә булган иске судноны утильләштерүгә тапшырган очракта биреләчәк.
(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев утильләштерүгә тапшырылган граждан судноларына алмашка яңаларын төзү һәм сатып алу өчен федераль бюджеттан  субсидия бирү тәртибен раслаган карарга кул куйды. 27 апрельдә имзаланган карар сишәмбе көнне хөкүмәт сайтында бастырылды, дип яза ТАСС. Бу флотны яңарту өчен эшләнелә.
 
Документтан аңлашылганча, 30 елдан артык кулланылышта булган һәм кимендә соңгы 5 елда Дәүләт судно реестрында яисә Россия халыкара суднолар реестрында теркәлүдә булган иске судноны утильләштерүгә тапшырган очракта, яңасын алу өчен субсидия биреләчәк. 
 
Флотны югары технологияле һәм көндәшлеккә сәләтле суднолар белән яңарту товар әйләнешен арттырырга, пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга, судно төзелеше тармагында яңа эш урыннары булдырырга булышачак, диелә.