news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә “Җиңү“ фондына акча туплана

Инде 430 мең сум күләмендә акча җыелган

 (Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). 30 мартка “Җиңү“ район фондына 430 мең сум күләмендә акча җыелган, дип белдерә “Яңа Чишмә хәбәрләре” басмасы.

“Җиңү“ фондына акча күчерүдә мәгариф (124 мең сум), сәламәтлек саклау өлкәсе (65 мең сум), “Татнефтепром“ (50), “Зюзеевнефть“ хезмәткәрләре (50 мең сум) һәм башкалар активлык күрсәттеләр. Акча җыю дәвам итә.

Җыелган акча сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтүгә, һәйкәлләрне төзекләндерүгә һ.б. игелекле эшләргә тотылачак. Хәзергесе вакытта Красный Октябрьдән сугыш ветераны Харис Гайнуллинның фатиры ремонтлана, моңа 70 мең сум чамасы акча бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot