Татарстан этномәдәни үсешкә 10 млн сум чамасы федераль субсидия алачак

Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры имзалаган

  (Мәскәү, 2 апрель, «Татар-информ», Ольга Пушко). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елда төбәкләргә Россия милләте берлеген һәм Россия халыкларының этномәдәни үсешен ныгытуга субсидия бүлеп бирү турында карар имзалады.

Бүген хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән документта, бу максатларга 338 млн сум чамасы субсидия бүлеп бирелә, диелгән. Аерым алганда, гражданлык берлеген һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга 205,2 млн сум бүлеп бирү каралган, ә Россия халыклары үсешенә – 133,2 млн сум.

Татарстан этномәдәни үсешкә 10 млн сум чамасы федераль субсидия алачак. Шулай итеп, Россиянең 43 төбәге бу максатларга бюджеттан ярдәм алачак. Милләтара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга иң күп субсидия, ягъни 20 млн сумнан артык акча Дагстан Республикасына һәм Башкорстанга каралган. Шулай ук Пермь краена 17 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, Ставрополь краена - 15 млн сумнан артык, Иркутск өлкәсенә -13 млн сум чамасы.