news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан Сәнәгать министрлыклары хезмәттәшлек турында килеште

Радий Хәбиров ике республиканың икътисади хезмәттәшлегенең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.

Татарстан һәм Башкортстан Сәнәгать министрлыклары хезмәттәшлек турында килеште

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Уфада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Документны министрлык башлыклары Альберт Кәримов һәм Александр Шердяев «Сәнәгать: чакырулар һәм перспективалар»темасына Башкортстан Сәнәгать министрлыгы коллегиясе утырышында имзалады. Чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. 

Башкортстан башлыгы Татарстан делегациясе белән очрашу барышында ике республиканың икътисади хезмәттәшлегенең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте. «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов сөйләвенчә, чара барышында федераль министрлык вәкилләре Татарстанның икътисад секторларын кластерлы үстерү буенча уңай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтә.

Очрашуда катнашучылар Башкортстанның үз территориясендә мондый тәҗрибәне тарату белән кызыксынуын белдерде. Аерым алганда, сүз Башкортстанның җиһаз җитештерү буенча кластер булдыруда Татарстан тәҗрибәсен куллана алуы турында барды. Яклар алга таба хезмәттәшлек өчен төбәкләрнең потенциалын югары бәяләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100