Татарстан бизнесы контроль үлчәү хаталары буенча зур штраф салынудан курка

Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләренең борчуларын Россия Транспорт министрлыгына җиткерергә өндәде.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының 14нче киңәйтелгән утырышында автоматлаштырылган үлчәү контроле системасын камилләштерү проблемасын «Реверс» ҖЧҖ транспорт компаниясе директоры Сергей Сотников күтәрде.

«Йөк ташулар өлкәсендә чираттагы инновация кертелә, ул җитди нәтиҗәләргә, бизнесны югалтуга кадәр китерергә мөмкин. Бу үлчәү контроленең автомат пунктлары белән бәйле», — диде эшмәкәр.

Татарстанда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында Үлчәү контроле үсеше буенча республика стратегиясе кабул ителде. Ел ахырына төбәк юлларында 12 үлчәү контроле эшләргә тиеш. Бүгенгә дүрт пункт төзелгән, тагын дүртесе әзер.

Бу пунктлар җиде параметр буенча контрольдә тотыла, аларның һәркайсы өчен федераль законнар белән хаталарның әһәмияте билгеләнгән. Ләкин алар тышкы факторларны, мәсәлән, һава шартларын һәм юл өслегенең таушалу дәрәҗәсен исәпкә алмый. Контроль үлчәүдә үлчәнү автомат рәвештә уза. Йөк ташучылар аның дөрес булуын тикшерә һәм процедураны кабат уза алмый.

Сотников сүзләренчә, контроль үлчәүнең ялгышлыгы аркасында эшмәкәрләргә 500 мең сумга кадәр штрафлар салынырга мөмкин. Бу эшчәнлекне туктатуга һәм базардан китүгә китерергә мөмкин. Өстәвенә, штраф салу турындагы карарны кире кагу мөмкин түгел диярлек — машина йөртүченең үзенең гаепсез булуын дәлилләр җыю өмете юк, ә судларда штрафларны уңышлы гамәлдән чыгару очраклары бик аз.

Совет экспертлары ялгышлык күләмен арттырырга, һәр автомат пунктта мәгълүмати табло урнаштырырга тәкъдим итте, бу ташучыга хокук бозу турында шундук хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук контроль үлчәүнең өстәмә үлчәү кысалары булырга тиеш.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов сөйләгәнчә, республикада стационар постлар алдында автомат үлчәүләр эшли, алар ярдәмендә үлчәү контроле пункты күрсәткечләренең дөреслеген тикшерергә мөмкин.

ТР Президенты йөк машиналарын ел ахырына кадәр контроль үлчәүне дәвам итәргә, шулай ук Россия Транспорт министрлыгына контроль үлчәү системасының ялгышлыкларына игътибар итү өчен мөрәҗәгать итәргә кушты. «Без хат әзерлибез, Транспорт министрлыгына, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәбез. Без бит эшмәкәрләр турында сөйлибез», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.