Казанда Haier компаниясе вәкилләре белән алга таба предприятиене үстерү мәсьәләсе каралды

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясе вәкилләре белән очрашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган.

Рөстәм Миңнеханов «Хайер Электрикал Эпплаенсис РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үсеш буенча директоры, Россиядә Haier вәкиллеге Людмила Романова һәм «Хайер Рус» сәүдә йорты генераль директоры Сун Чженьхуа белән предприятиене алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләшкән.

Искәртик, Haier компаниясе - эре көнкүреш техникасын җитештерүче - "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткычлар производствосын ачкан.