“Татнефть”нең Ярославль заводы шин производствосын тәэмин итә

“Татнефть”нең Ярославль заводы шин производствосын тәэмин итә

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Ярославльнең “Ярполимермаш-Татнефть” предприятиесе су хуҗалыгы объектлары өчен комсуыргыч җайланма җитештерергә планлаштыра. Предприятие шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖен яңадан җиһазландыру өчен җиһазлар һәм металл эшләнмәләр ясауда да катнашкан. Бу хакта предприятиенең башкаручы директоры Владимир Симонов хәбәр итте. Әмма завод эшчәнлегенең төп юнәлеше, элеккегечә, Россия шин производствосы өчен җиһазлар җитештерү булып кала, ул әлеге ихтыяҗны 60 процентка тәэмин итә. Шул ук вакытта завод продукциясенең төп кулланучысы – “Түбән Кама Шина”. Хәзер Ярославль предприятиесендә шин производствосы, нигездә зур һәм бик зур шиннар өчен җыю җиһазларының яңа төрләрен эшлиләр. Яңа гидравлик вулканизаторлар эшләнә.

1 мең эшчеле “Ярполимермаш-Татнефть” ЯАҖ 2001 елның октябрендә Ярославльнең берничә предприятиесе милке базасында һәм “Татнефть” акчаларына төзелгән. 30нчы еллар башында илнең шин сәнәгатенең бар механик өлешен тәэмин итү максатыннан төзелгән “Ярполимермаш” заводы база предприятие булган. Татнефтьнең гомуми инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил иткән, алар станоклар паркын яңартуга, яңа технологияләр алуга, предприятиенең инфраструктурасын торгызуга тотылган.