news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга акча бүлеп бирергә кушты

Министрлар Кабинетына бирелгән йөкләмә 2022 елның 15 июненә кадәр үтәлергә тиеш.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2022 елның 15 июненә кадәр бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыруга өстәмә акча бүлеп бирү турында боерык бирде. Йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

«РФ хөкүмәтенә 2022-2024 елларда РФ субъектлары бюджетларына бюджетара трансфертлар һәм федераль бюджеттан өстәмә бюджет ассигнованиеләре бирүне тәэмин итәргә, икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 2021 елда исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакын исәпкә алып, икътисадның бюджет секторы хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттырырга кирәк», — диелә дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100