Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм чаралары турында сөйләде

Ярдәм чаралары анализланганнан һәм вазгыятьне өйрәнгәннән соң формалаша, диде ул.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итү чараларының нинди механизмнар ярдәмендә формалашуы, бизнес мәнфәгатьләренең ничек исәпкә алынуы турында билгеле булды.

Эшмәкәрләр йортында республика бизнес-бергәлеге белән очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләгәнчә, ярдәм чаралары анализланганнан һәм вазгыятьне өйрәнгәннән соң формалаша. Шаһиәхмәтов сүзләренчә, күп кенә тармаклар күзалланган керемгә бердәм салым бетерелгәч башка системаларга күчү сәбәпле, салым салуның патент системасы турындагы законга үзгәрешләр кертү мисал булып тора.

«Әгәр без бу законны гамәлгә ашыру процессында бизнес ягыннан ниндидер сораулар булачагын күрәбез икән, без республика законына оператив рәвештә төзәтмәләр кертәбез. Салым салуның патент системасына килгәндә, патент өчен түләү безнең эшмәкәрләр күзалланган керемгә бердәм салым өчен түләгән күләмгә туры килә», — диде спикер. 

Шаһиәхмәтов сәнәгать паркларына ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Моның өчен ТР Икътисад министрлыгы резидентлар, идарәче компанияләр белән очрашулар уздырды. 

«Шуннан соң без муниципаль паркларда безнең бизнеска ярдәм итү концепциясен эшләдек. Без ихтыяҗны «ишетәбез», — дип сөйләде ведомство башлыгы.