Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов "Красное&Белое" компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак

Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче компаниянең Татарстанда әлегә бер кибете дә юк.

 (Казан, 1 декабрь,  "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә “Красное&Белое” ритейлер-компаниясе җитәкчелеге белән очрашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

Очрашуда шулай ук Татарстанның “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге дә катнашачак.

Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче “Красное&Белое” ширкәте бүген Россиядә тиз адымнар белән үсеш алган компанияләрнең берсе. 2014 елда ул 1704 кибетне колачлаган булса, 2015 елда – 2,5 мең, ә 2016 елда инде Россиянең бик күп төбәкләрендә 3 мең кибет тота. Татарстанда әлегә аның кибетләре юк.