ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышы узды

Анда компаниянең үсеш планы расланды

 (Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Бүген, 1 декабрьдә, ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Аның барышында предприяиенең 9 ай өчен финанс хезмәте отчеты һәм алдагы 3 елга компаниянең үсеш планы турында фикер алыштылар, диелә ТР Хөкүмәте порталында “Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәтенә сылтама белән.

“Татспиртпром” ААҖ алкоголь продукциясен сатуның гомуми күләме 2015 елның 9 ае өчен 6,2 млн. декалитр тәшкил иткән, бу, 2014 елның шул чорына караганда, 17%ка югары. Табыш 23 млрд. сум, узган елның шул чоры күрсәткеченнән 125% тәшкил итә.

2015 елның 9 ае өчен “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетка 14,7 млрд. сум салым һәм җыемнар күчергән, 2014 елның шул чорына караганда үсеш – 111%.

Алдагы өч елга компаниянең үсеш планы турында фикер алыштылар, план компаниянең Директорлар советы тарафыннан расланды.