Төрек томатлары Россия сату нокталарына кайтартылачак

Томатларның беренче партияләре шушы көннәрдә Брянск өлкәсе аша кертелә башлаячак.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Төрек томатлары Россия сату нокталарына кайтартылачак. Томатларның беренче партияләре шушы көннәрдә Брянск өлкәсе аша кертелә башлаячак, дип ТАСС яза.

Чит илдән кертелә торган томатка контроль Төркия органнарыннан булган кебек үк Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсеннән дә булачак.

Төркия томатларын кертү Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе контролендә башкарылачак.