Барлык өлкәләрдә кече бизнес үсеше өчен тигез шартлар тудырылырга тиеш

«ОПОРА РОССИИ» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Павел Сигалның фикере шундый
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Россиядә кече бизнес предприятиеләренең 80 проценты сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә мәшгуль. Җитештерү өлкәсендә кече бизнеснең өлеше 10-15 процент чамасы. Хәзерге вакытта дәүләт ярдәме турындагы программаларның күбесендә төп игътибар нәкъ менә җитештерү өлкәсендә эшләгән кече предприятиеләргә бирелә. «ОПОРА РОССИИ» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү буенча координация советы Павел Сигал фикеренчә, җитештерү, инновацияләр өлкәсендәге бизнесны үстерүгә зур тизлек һәм нәтиҗәлелек белән омтылу кирәк гамәл. Тик бизнесның башка өлкәләре дә читтә калырга тиеш түгел. «Җитештерү өлкәсендәге бизнес өчен үзәкләр, технопарклар төзү, ташламалар булдыру белән беррәттән, сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә бизнес үсеше өчен дә тигез шартлар тудырылырга тиеш», – ди ул.