Эльвира Нәбиуллина: “Татарстанда кече бизнес өчен күп эшләр башкарыла”

Бүген Россиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Чаллыда “Мастер” индустриль паркының өченче чиратын ачуда катнашты

(Чаллы, 1 июль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Россиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина Татарстанның кече бизнесны үстерү һәм ярдәм итү уңышларын югары бәяләде. Бу хакта ул бүген Чаллыда “Мастер” Кама индустриль паркының өченче чиратын ачу тантанасында белдерде.

2007 елда “Мастер” Кама индустриль паркы РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгына гомумроссия бизнес-проектлар конкурсында катнашуга заявка биргән иде. Проект хупланды һәи индустриаль парк өченче чиратын булдыру өчен 980,6 млн. сум күләмендә субсидия алды - 490,3 млн. сум федераль һәм республика бюджетынан. Өченче чиратын төзү кысаларында 137 мең кв. метр производство һәм 27 мең кв. метр офис мәйданнары булдырылды.
Хәзер индустриаль парк предприятиеләрендә 1620 кеше эшли, 2010 елның 5 аенда тауар әйләнеше 2,3 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән.
Кризис чорында “Мастер” Кама индустриль паркы резидентларына республика җитәкчелеге җитди ярдәм күрсәтте. Аренда өчен түләүләр, лизинг түләүләре кичектерелде.
Бүген индустриаль паркның өченче чиратын ачканда Россиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина бу вакыйгада катнашуыма шат дип белдерде. “Бу бизнес өчен мөһим вакыйга - “Мастер” Кама индустриль паркы яңа мәйданнар ача, - дип билгеләп үтте Э.Нәбиуллина. Аның сүзләренчә РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы бу проектны хуплый, ул үзенә ихтыяҗ булуын раслады. Биредә күп компанияләр эшли, эш урыннары булдыра.
“Әлбәттә, без бу проектны хуплыйбыз, чөнки Татарстанда кече бизнес өчен күп эшләр башкарыла, - дип ассызыклады Эльвира Нәбиуллина. – Узган катлаулы елда да республикада 47 мең кече һәм урта предпритиеләр ачылды. Бу Татарстанда аларның санын 25 процентка арттырды, шул ук вакытта Россия буенча үсеш 9 процент тәшкил итте”. Министр фикеренчә, эш бүлеп бирелә торган акчаларда гына түгел.

“РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы кече бизнеска ярдәм итү өчен күпсанлы чаралар тәкъдим итте, Татарстанда бөтенесе диярлек кулланыла, - дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина. – Биредә 5 бизнес-инкубатор, 2 төбәк венчур фонды, индустриаль парк, гарантия фонды. «Лизинг-грант» программасы эшенең яхшы нәтиҗәләрен дә күрдек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге “КАМАЗ” белән бергә бу проектны башлаганда, уңышка ирешүне гарантияләп булмый иде дип искәртте. “Безнең бина һәм идея генә бар иде, ә авторы «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, - диде Татарстан башлыгы. – Хәзер без мондый мәйданнар ничек формалашырга тиеш икәнлеген күрдек, уңышка ирешүдә “КАМАЗ”ның ярдәме зур. Әлбәттә, финанслауда РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы ярдәм итте”.
Татарстан башлыгы Эльвира Нәбиуллинага рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы Татарстанга кече һәм урта бизнесны үстерүдә ярдәм итүенә ышаныч белдерде.