Ульяновски өлкәсе җитәкчелеге икътисад буенча югарырак биеклеккә омтыла

Ульяновски өлкәсе җитәкчелеге икътисад буенча югарырак биеклеккә омтыла

(Ульяновски, 1 июль, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсе губернаторының икътисад буенча урынбасары Олег Доничев өлкәнең киләчәккә үсеш программасын бәян итте. Программа 600 биттән тора. Сембер өлкәсе икътисади вәзгыять буенча РФ төбәкләре арасында 78нче урынны гына били. Яңа программаның максаты – күрше Татарстан һәм Самара өлкәсе дәрәҗәсенә омтылу. Бу программа өлкәдә җитештерелгән тауар күләмен ике ел эчендә 1,8 мәртәбә арттыруны һәм шуның нигезендә өлкә халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя. Әйтик, моңа кадәр өлкә халкының 35 проценты яшәеш минимумыннан азрак керем ала иде. Программа нигезендә бу сан 20гә генә калырга тиеш.

Тик бу хыялларның үтәлеше шик тудыра. Беренчедән, программа авыл халкын игътибарга алмый, күрәсең: аның эчтәлеге буенча яңа гына оештырылган “поселение” дип аталучы муниципаль берәмлекләр үз көннәрен үзләре күрергә тиеш була. Һәм алар да үз программаларын төзергә тиеш. Ә җирле хакимият чыгымнарына өстән акча каралмый, чөнки үзидарә Татарстанда исә авыл җирлегенә мөнәсәбәт башкачарак урнаштырылган.

Өлкә үзәге халкына килгәндә, ул югары тарифлардан җәфаланачак. Шәһәр мэры Сергей Ермаков коммуналь хуҗалык өчен түләү тарифлары буенча Идел буе округында рекорд куйды. Фатирның һәр квадрат метрын җылыту өчен, 8,4 сум акча таләп ителә. Федераль округ буенча бу сан – 7,7. Иң түбәне – Пенза өлкәсендә - 5,3 сум. Татарстанда – 5,6, Башкортстанда – 5,8 икән. Кеше башына җылы су өчен түләү буенча да шундый ук хәл. Шуңа күрә өлкә үзәгендәге мондый хәл белән прокуратура һәм Монополиягә каршы комитет кызыксына.