news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан социаль-икътисади нәтиҗәләр буенча алдынгы биш төбәк арасына керде

Беренче урында Мәскәү һәм Санкт-Петербург тора.

Татарстан социаль-икътисади нәтиҗәләр буенча алдынгы биш төбәк арасына керде
Владимир Васильев

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 2019 елгы социаль-икътисади йомгаклар буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә кергән. Бу хакта РИА Новости тикшеренүендә әйтелә.

Беренче урында Мәскәү һәм Санкт-Петербург тора, аларның интеграль рейтингы 80 баллдан арткан.

«2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтингның беренче бишлегенә кергән тагын өч төбәкнең — Ханты-Манси автономияле округы — Югра, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасының интеграль рейтинг баллы 75 күрсәткеченнән югарырак», диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, беренче бишлеккә кергән өлкәләр тулай төбәк продуктының 40 процент чамасын тәэмин итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100