“Татнефть”нең яңа бәйсез директоры барлыкка киләчәк

“Татнефть”нең яңа бәйсез директоры барлыкка киләчәк

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). “Татнефть” ААҖ Директорлар советы составына “Ernst&Young” экс-партнеры Марина Воскресенская кандидатурасы тәкъдим ителгән. Бу хакта “AK&M” агентлыгы хәбәр итә. Татнефть Директорлар советындагы урынга дәгъва белдерүче “Ernst&Young” компаниясендә 1994 елдан 2004 елга кадәр эшләгән, хәзер ул “Brentcross Ltd” компаниясен җитәкли һәм Бәйсез директорлар ассоциациясенең Күзәтчелек советына керә.

Компаниянең Директорлар советына сайлаулар кабат альтернативасыз булачак. Республика Президенты күрсәтмәсе белән “алтын акция” хокукы нигезендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Директорлар советына билгеләнгән инде. Калган 14 урынга 14 кандидат дәгъва белдерә.

Акционерларга Директорлар советына ике чит ил директорын – “Renaissanse Capital” Британия инвестиция банкының финанс директоры Сушован Гош һәм “Waygood Limited” британ фирмасы директоры Дэвид Вейгудны кабат сайлау тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, узган ел “Credit Swiss First Boston” аларның кандидатураларын чыгарган иде.

Директорлар советына шулай ук Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Ришат Әбүбәкеровны, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстан президенты киңәшчесе Ренат Мөслимовны кабат сайлау тәкъдим ителгән.

“Татнефть”нең үз мәнфәгатьләрен янә аның генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов, гендиректорның беренче урынбасарлары Наил Ибраһимов һәм Наил Маганов, урынбасарлар Владимир Лавущенко һәм Рәис Хисамов, “Әлмәтнефть” нефть-газ табу идарәсе башлыгы Мирһаҗиан Таҗиев яклаячак.

М.Воскресенская һәм “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин яңа кандидатуралар булды.

Директорлар советы составыннан “Зенит” банкы идарәсе рәисе Алексей Соколов һәм “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгарылачак.